Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 август 2019, 15:51

Джакузида коенып аяксыз кала язган

Бөекбританиядә 46 яшьлек Хейли Томас джакузида рәхәтләнеп юынып чыкканнан соң аяк-кулларсыз кала язган.

Ханым джакузига керергә берничә сәгать кала кырынгыч белән уң аягын яралый. Икенче көнне аның бөтен тәнен кызыл тимгелләр баса. 9 көннән аның карар җире дә калмагач хастаханәгә озаталар.
Анализлар биргәннән соң джакузида аның ярасына бактерияләр эләккәне билгеле була. Нәтиҗәдә хатынның канында сепсис башлана. Табиблар аяк-кулларын кисеп ташларга калмагае дип кисәтә.
Өч атна буе антибиотиклар белән дәвалангач, аның аяк-кулларын саклап калалар, әмма тәнендә бик күп яралар кала. Ул үзе белән мондый хәл булыр дип башына да китермәгән, чөнки гомер буе сәламәт яшәү образы алып барган.
Февраль башында Испаниядәге бер кунакханәдә 75 яшьлек Роб Барлоу джакузида инфекция эләктереп аягының чәнчә бармагын ампутацияләгәннәр иде.
Читайте нас: