Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 август 2019, 01:42

"Сеңлем түгел, әнием бу!"

40ны узган ханым 22 яшьлек улы кебек күренә. Моның сере дә бик гади икән!

Американың Калифорния штатында яшәүче 22 яшьлек егет "Fасebook" социаль челтәрендә 40ны узган әнисе үзе кебек яшь килеш саклануын күрсәтеп, барсын таң калдырган. Һәм, әлбәттә,моның сере белән дә бүлешкән, - дип яза Daily Mail.

Джонатан Нгуен әнисенең шулай яшь калуы белән горурлана. "Бу синең сөйгән кызыңмы, яисә сеңлеңме, дип миннән еш сорыйлар",- ди ул. "Чыннан да, әнием кызлар кебек күренә, әмма яшьтәшләрем аның ничә яшьтә булуын чамаламыйча, "бәйләнә" башлаулары ачуны чыгара",- ди ул.

Фото астында язуларга күз салсаң, "Сез шундый сөйкемле пар!", Әй, генәм, сезгә карап туймаслык!" "Сез әллә бертуганнармы, бигрәк охшашкансыз!" Ә кайберләре: "Ул чыннан да синең әниеңме? Мин сезне кыз белән егет дип торам!", "Яшь калу сере белән әниең бүлешсен, көтеп калабыз!", - дип 8 меңләп комментарий теркәлгән.

Нгуен әнисенең яшь калу сере белән бүлешкән: "Ул көн саен спорт белән шөгыльләнә һәм термик эшкәртелгән азыклардан баш тартып, җиләк-җимешләргә өстенлек бирә. Бит һәм муен тиресен дә тәрбияләп тора бугай, ләкин мин алай ук нечкәлекләрен белмим инде",- дип җавап биргән егет.



Читайте нас: