Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август 2019, 15:21

Әстәгъфирулла, этенә кияүгә чыккан!

Британиядә 49 яшьлек бер модель туры эфирда үзенең этенә кияүгә чыккан.

Британиядә 49 яшьлек бер модель туры эфирда үзенең этенә кияүгә чыккан. “Мин үз гомеремдә 220 тапкыр күрешүләргә бардым, әмма ир-атлардан күңелем кайтты, эзләгән кешемне таба алмадым”, - дигән җәнҗаллары белән танылган Элизабет Хоад. “Ире”нә – эте Логанга – 6 яшь. Ул – алтын ретривер токымыннан.
Элизабет ун ел инде ялгыз яши. Улына 25 яшь. Июль уртасында ул журналистларга бердәнбер мәхәббәте – Логанга кияүгә чыгарга ниятләве турында хәбәр иткән иде. Ул аны бер ел элек приюттан алган булган.
Логан белән Элазибетның никахларын туры эфирда теркәгәннәр.
Читайте нас: