Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август 2019, 10:42

Җир сатып алырга дигән акчаларын кәҗә ашап бетергән

Гаилә башлыгы нидер сизенеп өйгә керсә, кәҗәсе Белкадан нибары 300 евро калган...

Белгородтан ерак түгел Ранилович дигән авылда булган бу хәл. Бер гаилә 10 гектар җир участогы сатып алырга җыенган. Моның өчен 20 мең евро акча туплаган. Сатучы белән очрашыр алдыннан гаилә башлыгы Симич тагын бер кат акчаны санап чыгарга булган. Аннан купюраларны өстәлгә өеп куйган да мал карарга чыгып киткән. Үз артыннан ишекнең ябып бетермәгән, күрәсең. Белка исемле кәҗәләре форсаттан файдаланып өйгә кергән, каранып-каранып та ашарга башка әйбер тапмагач, өстәлдәге кәгазьләрне чәйнәргә керешкән.
Өйдән ишетелгән сәер тавыш Симичның игътибарын җәлеп иткәнме, күңеле сизенгәнме - эшен ташлап кергән. Әмма соң булган... Кәҗә авызындагы купюраларны тартып алса да, Белкадан нибары 300 евро калган.
Йөрәге тотмаса да, бу хәлдән соң хуҗа бик озак “ярымтере” рәвештә бер ноктага карап сүзсез утыра торганга әйләнгән. Бәлки, кәҗәне суеп ашагач бераз җан кергәндер үзенә. Ни дисәң дә, бииик кыйммәтле кәҗә ите бит...
Читайте нас: