Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 июль 2019, 16:13

Исерек кызлар Голливуд йолдызларыдай җилдергән

Кызлар машина эчендә эчә-эчә биегәннәр, җырлаганнар, күңел ачканнар, бер үк вакытта шуны видеога төшереп “Инстаграм”га куеп, туры эфир алып барганнар.

Сишәмбе иртән “Инстаграм” укучылары ДАИ хезмәтенә исерек кызларның Уфа буйлап җидерүләрен хәбәр иткәннәр. Кызлар машина эчендә эчә-эчә биегәннәр, җырлаганнар, күңел ачканнар, бер үк вакытта шуны видеога төшереп “Инстаграм”га куеп, туры эфир алып барганнар. ДАИ хезмәткәрләренең туктарга дигән күрсәтмәсен алар күрмәмешкә салышып үтеп киткән. Шулай итеп, Октябрь проспектында Голливуд фильмындагы стильдә куыша башлаганнар. ДАИ машиналары берәм-берәм бу куышуга кушыла барган һәм руль артындагы кыз СССРның 50 еллыгы урамы белән Зорге урамында киселешендә бер машинага бәрелеп кенә туктарга мәҗбүр булган...
ДАИ хезмәткәрләре, “Ауди” автомобиленнән өч исерек кызның килеп төшүен күреп сүзсез калган. Азактан ачыклануынча, рульдагы кыз машинасын гыйнвар аенда сатып алган булган, әмма аны исәпкә куеп, документларны тәртипкә китерәсе урынга, күңел ачып йөрүне өстен күргән. Шуның өстәвенә аның руль артына утырырга беркайчан да “правасы” булмаган... Ул шушы көннәрдә генә Сочи шәһәреннән ялдан кайткан һәм кайтуын шулай ахирәтләре белән билгеләп үтәргә булганнар, күрәсең. Тик бераз арттырып җибәргәннәр: машина башына менеп биегән кызларны күпләр күргән...
Читайте нас: