Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 июль 2019, 12:40

Максим Ержан “Евровидение”дә җиңәрме?

“Голос. Дети” проектында икенче урын алган Ержан Максим балалар арасында үткәрелгән “Евровидение” халыкара җыр конкурсына барачак.

“Голос. Дети” проектында икенче урынны алган Ержан Максим балалар арасында үткәрелгән “Евровидение” халыкара җыр конкурсына барачак. Бу турыда Казахстанның мәгълүмат һәм җәмәгать үсеше министры Даурен Абаев хәбәр иткән.
“Безнең илдән өметле җырчы – Максим Ержан катнашачак, - дигән ул. – Аның җырлау осталыгы Казахстанда гына түгел, ә читтә дә танылу алды”.
“Голос. Дети” шоуында суперфиналда җырчы Алсуның кызы Микела Абрамованың җиңү яулап җәнҗал чыкты. Тамашачылар аның җиңүен танымады, аны сатып алуда гаепләделәр, бу исемгә икенче урынны яулаган Ержан Максим лаек иде, дип шауладылар.
Читайте нас: