Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 июль 2019, 18:28

Мәче йокысы төшегезгә кермиме?

Һәр йортның үз мәчесе булгандай, Матбугат Йортының да мәчесе бар.

Кайда җайлы урнашсаң, курорт шундадыр инде. Мисал өчен, менә бу мәче!
Ул җәй буена, почти бушка хәреф чүпләгән журналистларны ишек төбендә көн дә сузылып ятып каршы алды, сузылып ятып озатып калды. Кешеләр аны урап үтә, беркем тиргәнми, мәче йокысын бүлүче юк.
Кояш. Таш күтәрмә кояш нурларыннан җылынган. Артык яктырта башласа, күләгә якка күчеп кенә ята һәм ... ята бирә. Үткәндә, сүткәндә аңа тәм-том да ташлап китәләр.
Тычкан-күсе юк. Койрыктан тартучы бала-чага да юк. Кояшта яту өчен аңа чит ил паспорты һәм башкасы кирәкми. Комачауламагыз гына. Тыныч мәче йокысына ни җитә, дуслар!
Читайте нас: