Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 июль 2019, 13:31

Ди Каприо әти булачак

Чит ил матбугат чаралары 44 яшьлек Леонардо ди Каприоның тиздән әти булачагын фаразлап мәш килә.

Чит ил матбугат чаралары 44 яшьлек Леонардо ди Каприоның тиздән әти булачагын фаразлап мәш килә. Аның 22 яшьлек сөйгәне Камила Морроне бәби көтә, дип шаулашалар. Беренче булып Австралиянең NW Magazine гәзите бу турыда язып чыккан.
Лео белән Камиланың мәхәббәте турында 2018 ел башында сөйли башладылар. Камила – Аль Пачиноның үги кызы.
Заманында “Титаник” фильмында төп рольне уйнап дөньяны шаулаткан актерның әлегә гаиләсе дә, балалары да юк. Ул бик күп модель һәм актрисалар белән очрашты, әмма гаилә корырга, әти булырга ашыкмады.
Читайте нас: