Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 июль 2019, 16:10

Иң зур алмаз кайда саклана?

Аны 1905 елда Көньяк Африканың бер шахтасыннан табып алалар. Зурлыгы – 3106 карат! Исемен Каллинан дип кушалар. Алмазны Амстердам шәһәренә озаталар.

Аны 1905 елда Көньяк Африканың бер шахтасыннан табып алалар. Зурлыгы – 3106 карат! Исемен Каллинан дип кушалар. Алмазны Амстердам шәһәренә озаталар.
Амстердамның данлыклы ювелиры Йозеф Асхер, алмазны кискәнче, ярты ел өйрәнә. Нәтиҗәдә, ул аны 106 энҗе итеп ваклый. Энҗеләрнең һәрберсе уннарча миллион доллар тора. Иң эресе – “Африка йолдызы” – Бөекбритания патшасы таҗы белән бергә Тауэрда саклана һәм патша таягын бизәп тора. Ә безнең Русиядәге “алмаз осталарына” 200 миллион долларлык алмаз ташларын илдән урлап чыгып яшерергә ярты ел вакыт та җитә. Алмазлар урлана, әмма ташлар да, гаепле җинаятьчеләр дә табылмый...
Читайте нас: