Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 июль 2019, 15:54

Гарри Поттер эчкечелекне җиңгәнме?

Бүген Гарри Поттер ролен башкарып, бар дөньяга танылган иң бай актерларның берсе Дэниел Рэдклиффка 30 яшь тулды.

Бүген Гарри Поттер ролен башкарып, бар дөньяга танылган иң бай актерларның берсе Дэниел Рэдклиффка 30 яшь тулды.
Тулы бер буын балаларын сихерләгән тылсымчылар турындагы сага Дэниелга кино сәнгатендә киң юллар ача. Гарри Поттер буларак сигез фильмда төп рольне башкара актер. Әмма бу роль аңа танылу гына түгел, шактый зур кыенлыклар да китерә. Күп еллар Рэдклиффны персонажы белән чагыштыралар, аңа тиңлиләр. Адым саен танып торуларга, һәр хәрәкәтен күзәтүләргә түзә алмыйча егет эчкечелеккә сабыша. Сәхнәдә уйнаса да, кинода төшсә дә, ул яшь тылсымчыдан аерылып торган капма-каршы диярлек рольләр сайларга тырыша. Фанатлары шатлыгына, 30 яшен актер “аек баштан” каршылый. Туганнары һәм могҗиза ярдәмендә ул “яшел елан”нан котыла алган.
Әйткәндәй, Джоан Роулинг Гарри Поттер турында тагын дүрт китап презентацияли. Димәк, магия һәм тылсым дөньясына әйләнеп кайту мөмкинлеге бар. Тик менә Дэниел Рэдклифф анда булырмы-юкмы – билгесез.
Читайте нас: