Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 июль 2019, 09:46

Владимир Путин: Мин әле арымадым

“Арысам, дүртенче срокка президентлыкка бармас идем”, - дигән РФ Президенты Владимир Путин Америка режиссеры Оливер Стоунга биргән интервьюсында.

“Арысам, дүртенче срокка президентлыкка бармас идем”, - дигән РФ Президенты Владимир Путин Америка режиссеры Оливер Стоунга биргән интервьюсында. Июнь аенда үткән туры бәйләнештә дә ул президент булып эшләвеннән туймавы турында әйткән иде.
Июль аенда Италиянең Corriere della Sera гәзитенә биргән интервьюда ул президентлык срогы үткәннән соң нишләргә җыеначагы турындагы сорауга: “Алда биш ел көчергәнешле эш көтә. Президентлыктан соң нәрсә эшләргә җыенасым турында уйларга иртә”, - дип җавап биргән иде.
Владимир Путин 2018 елда президент сайлауларында җиңде һәм ул 2024 елга кадәр ил башлыгы булып калачак. Бу вакыт эчендә ул 12 милли проектны гамәлгә ашырырга бурыч куйды.
Читайте нас: