Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 июль 2019, 14:42

Очсызлы табалар өчен сугышканнар

Тәүбә әстәгъфирулла! Элиста шәһәрендәге кибетләрнең берсендә хатын-кызлар акция буенча сатыла торган табалар өчен тарткалашкан.

Элиста шәһәрендәге кибетләрнең берсендә хатын-кызлар акция буенча сатыла торган табалар өчен тарткалашкан.

Кадрларда кибет хезмәткәренең сатып алучылар янына табалар тутырылган арбаны чыгарганы күренә. Моны көтеп торган хатын-кызлар, арбаның сәүдә залына чыгып җитүен дә көтеп тормыйча, табаларны тарткаларга тотына, хәтта бер-берсеннәр тартып ала.

"Бетте дә мени?" - дип сорый гаҗәпләнгән бер хатын-кыз, табаларның берничә мизгелдә юкка чыкканын күргәч, дип яза Интертат.
Читайте нас: