Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 июль 2019, 18:45

Тәмәке кабында әтисе фотосын күреп таң калган

Бер кеше тәмәке сатып алгач, кабындагы ампутацияләнгән аяк рәсеме әтисенеке булуын таныган.

Бу хәл Франциядә була. Бер кеше тәмәке сатып алгач, кабындагы ампутацияләнгән аяк рәсеме әтисенеке булуын таныган. Астына "Тәмәке тарту артерияләр кысылуына китерә" дип язылган.
Фотоны әтисенә дә күрсәткән. Берничә ай элек аның медицина күрсәткечләре буенча аягын кискән булганнар. Зурлыгы, җөй эзләре - барсы да үзенеке белән туры килгән. Тик ничек ул тәмәке кабына барып элләккәнен ачыклаганчы сер булып торачак әле. "Бу хәл безнең күңелне кырды, чөнки әти тәмәке дә тартмый. Бер генә шигебез бар - ике ай элек протез эшләтү өчен хәрби госпитальгә мөрәҗәгать иткән идек. Анда аякны фотога төшерделәр, ләкин ни өчен икәнен табиблар безгә аңлатып тормадылар", - дигән малае. Күрәсең, тәмәке җитештерүчеләр белән алар элемтәдә. Аяк хужасының йөзе күренмәгәч, берсе дә танымас дигәннәрдер. Бу ирнең игътибарлыгы аркасында тәмәке җитештерүчеләрнең "астыртын" эшләре беленгән. Хәзер аның адвокаты тәмәке капларына фотолар урнаштыруда җаваплы Европа комиссиясенә мөрәҗәгать иткән.Эш судка кадәр барып җитәр, мөгаен.
Читайте нас: