Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 июль 2019, 13:39

“Мин халыкны алдадым”, - дигән Луиза Хәйруллинаның ире

«Мин яклаучы басымы астында сөйләдем”, - дип алдаганы өчен халыктан гафу үтенә.

Банктан 25 миллион урлаган Луизаның ире Марат Хәйруллин: «Мин яклаучы басымы астында сөйләдем”, - дип алдаганы өчен халыктан гафу үтенә.
Тапшыруны караучылар яхшы хәтерлидер, Марат Хәйруллин “Пусть говорят” тапшыруында акча урлауда гаепне үз өстенә алды. Янәсе, акчасы беткән саен хатынына янап, аңардан акча алып кайттырткан. Тиз арада акча кирәк булган вакытта үзе дә банкка Луиза янына килгән, имеш. Хәзер исә Марат бу сүзләреннән баш тарта. “Бу минем фикер түгел! Мин бары тик Луизаны яклаучылары әйтергә кушкан сүзләрне генә кабатладым. Моның нинди нәтиҗәгә китерүен ул вакытта аңламаганмын. Тиздән минннән сорау алу булачак, тикшерүчеләргә түкми-чәчми дөресен сөйләп бирәчәкмен”, - дигән Марат.
Читайте нас: