Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 июль 2019, 21:37

Фахишәләр оясын тапканнар

Полиция хезмәткәрләре Салават шәһәренең бер саунасында фахишәлек белән шөгыльләнүчеләрне тотканнар.

Полиция хезмәткәрләре Салават шәһәренең бер саунасында фахишәлек белән шөгыльләнүчеләрне тотканнар. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, интим хезмәт күрсәтү эшен оештыруда шикләнелеп, биредә "администратор" булып эшләүче 55 яшьлек ханым кулга алынган. Шулай ук 22 һәм 26 яшьлек кызлар да тоткарланган. Икесе дә күрше районнардан килгәннәр. Берсенең баласы бар. Элек ул ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен җаваплылыкка тарттырылган булган.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: