Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 июль 2019, 16:22

Түрәләр эшен пенсионер эшләгән

Иван дәдәйгә афәрин!

Воронежда яшәүче 79 яшьлек пенсионер Иван Морозов район дәваханәсенә ике пластик тәрәзә куйдырткан.
Бу изге гамәлнең сәбәпләре дә бар – Иван дәдәй үзе берничә тапкыр шушы дәваханәдә ятканда палатаның суыклыгына, тәрәзәдән җил өрүенә игътибар иткән. Һәм... палатага евро-тәрәзә куярга кирәклеген аңлаган.
Кирәкле сумманы җыю өчен – ә бу 50 мең сум тирәсе – пенсионер пайларын һәм мотоциклын саткан. Сәламәтлек саклау өчен урындагы чиновникларга караганда күбрәк өлеш керткән Иван дәдәйгә афәрин дими, нәрсә дисең!
Читайте нас в