Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 июль 2019, 20:45

71 ел бергә яшәп, бакыйлыкка бер көнне күчкәннәр

Башта бабае китеп барган, 12 сәгатьтән соң әбие бакыйлыкка күчкән.

Американың Джорджия штатында яшәүче ирле-хатынлы Герберт Делайгл һәм Мерилин Френсис, 71 ел бергә гомер кичереп, икесе дә бер көнне үлгәннәр дип хәбәр итә Daily Mail.
Алар 1947 елда кафеда танышканнар. "Мерилин анда эшли иде. Мин тәү күрүдән үк аңа гашыйк булдым. Гел кергәләп, аны читтән күзәтеп утра идем. Һәм, ниһаять, батырчылыгымны җыеп, беркөн аны очрашуга чакырдым!" - дип сөйләгән Герберт 2018 елда урындагы телевидение өчен биргән интервьюсында.
Мәхәббәтле пар 6 бала тәрбияләп үстергән. Аларга 25тән артык оныклар вә оныкачлар бәхетен күрергә насыйп булган. Картына 94 яшь тулгач, карчыгы 88дә - икесе дә бер көнне,12 июльдә үлгәннәр. Башта бабае китеп барган, 12 сәгатьтән соң әбие бакыйлыкка күчкән.
Бәхетле пар дип әйтү әнә шул буладыр инде.
Читайте нас: