Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 июль 2019, 15:30

Татарстанда кеше сөякләре табылган

Бу нинди билгесез каберлек соң?

Күптән түгел генә Татарстанның Аксубай районының Иске Кыязлы белән Кызыл Тау авыллары арасында каберлек табылган. Торба салучылар җирне казый башлагач, кеше сөякләре чыккан.

"Алар шундый күп. Арада кечкенәләре дә шактый. Балалар күпләп күмелгән җир булган бу. Кыйблага каратып җирләнгәнгә мөселман зираты диләр", - ди Иске Кыязлы җирле авыл идарәсе башлыгы Газинур Дәүләтшин.

Аның әйтүенчә, хәзер анда Казан, Мари Эл һәм Башкортстан галимнәре казу эшләре алып бара. Алар каберлекне якынча ХIV гасырныкы дип әйтәләр, ди.

Җәсәдләр кыйблага каратып күмелгән дигән сүзләр дә бар.

Бу тарихыбызның яңа битенә ачыклык кертер дип яза shahrikazan.ru
Читайте нас: