Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 июль 2019, 14:05

“Коточкыч ямьсез диләр”

40 яшьлек Констанция Димола күкрәген зурайту буенча 5 операция кичерә. Шулай ук тубык сөягенә липосакция, борынын, йөзен, күз формасын үзгәртү, иреннәрне күпертү буенча операцияләр ясаткан. Хатын дөньяда иң зур күкрәкләр иясе булырга хыяллана икән.

Нидерландиянең Амстердам шәһәрендә яшәүче хатын кыяфәтен Барби курчагыныкына охшатыр өчен 117 фунт стерлинг акчасын сарыф иткән. Аның тарихын The Sun таблоиды сөйли.
40 яшьлек Констанция Димола күкрәген зурайту буенча 5 операция кичерә. Шулай ук тубык сөягенә липосакция, борынын, йөзен, күз формасын үзгәртү, иреннәрне күпертү буенча операцияләр ясаткан. Хатын дөньяда иң зур күкрәкләр иясе булырга хыяллана икән. “Миңа 5 яшь чагымда Барби курчагыма охшыйсым килә иде”, - дип сөйләгән пластик операцияләр яратучы ханым.
Димола сүзләре буенча, узгынчылар аның йөз-кыяфәтен ошатмыйлар. Блондинкага урамда монстр диючеләр дә булган. “Миңа карата “зәгыйфь”, “коточкыч ямьсез”, “куркыныч” дигән сүзләр кулланалар “, - ди ул. – Ләкин кыяфәтемнән канәгатьмен, калганы миңа мөһим түгел”, - ди Констанция.
Нидерландияле хатын сүзләре буенча, ул кыяфәтен үзгәртүдән туктарга җыенмый. Әлеге вакытта ул борынына, йомшак җиренә, күкрәгенә операцияләр ясарга ниятли. “Бөтен акчам шуңа китә, ләкин һәр туздырган тиен минем үзгәргән кыяфәтемә тора”, - дип аңлата Констанция Димола.
Читайте нас: