Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 июль 2019, 17:29

Германия канцлеры Ангела Меркельның өянәге башланган

Германия канцлеры Ангела Меркельның бер ай эчендә өченче тапкыр калтыравык өянәге булды.

Германия канцлеры Ангела Меркельның бер ай эчендә өченче тапкыр калтыравык өянәге булды. Башта Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашкан вакытта аны бизгәк тота башлады. Аннан Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер белән очрашу вакытында.
Әле исә Финляндиянең премьер-министры Антти Ринне белән рәсми очрашу вакытында канцлерның өянәге башланды. Экспертлар моны организмга су җитмәүдән яисә кәһүәне артык эчүдән дип фаразлый.
Табиблар төрле фикердә. Кемдер Паркинсон чире ди, кемдер калкансыман биз чире булса, шулай бөтен организм дерелди башлый ди. Әмма медицина тикшеренүе үтмичә аңа диагноз куя алмыйлар.
Читайте нас: