“Барселона” футбол командасының популяр уенчысы Лионель Месси Аргентинада Росарио шәһәрендә ресторан ачкан һәм көн саен кич ике сәгать фәкыйрьләрне җылы аш белән сыйлаячак.
“Без кәһүә һәм башка эчемлекләр тәкъдим итәбез. Кайберәүләр хәтта шәрап та эчә. Килүчеләр үзләрен бик тыйнак тота һәм рәхмәт әйтәләр”, - дигән ресторанның менеджеры Ариэль Альмаду Марса.
Бу акция 15 көн дәвам итәчәк.