Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 июль 2019, 17:26

Фрискеның баласына ни булган?

Дүрт ел элек яман шештән якты дөнья белән хушлашкан җырчы Жанна Фрискеның ире Дмитрий Шепелев алты яшьлек улы Платон белән Италиягә ял итәргә китүе турында язган.

Дүрт ел элек яман шештән якты дөнья белән хушлашкан җырчы Жанна Фрискеның ире Дмитрий Шепелев алты яшьлек улы Платон белән Италиягә ял итәргә китүе турында язган.
“Янымда – улым, гаиләм, монда тыныч”, - дип язган ул. Ул улына кесә телефоны бүләк иткән. “Телефон шалтырый, карыйсың – анда синең өчен иң кадерле булган кешенең исеме...Сез минем хисләремне аңлыйсыздыр... Платон шунда ук бөтен функцияләрне өйрәнеп чыкты, хәтта мин белмәгәннәрен дә... Әмма ул телефонда озак утыра алмый: мин 20 минуттан автомат рәвештә блокировкалана торган функция куйдым. Бары тик шалтыратып кына була”, - дигән ул.
Шепелев гаджетлар белән артык мавыккан балаларны жәлләвен әйткән. Әмма улы озакламый аның бу хәйләсен сүндерергә өйрәнәчәгендә аның шиге юк. “Сез зомби-режим кабынмасын өчен нәрсә эшлисез?” дип ул укучыларыннан киңәш сораган.
Читайте нас: