Үткән елның көзендә Мәскәү уртасында сугыш оештырган ике футболчы Александр Кокорин һәм Павел Мамаевка Анапа шәһәре территориясендә скульптура урнаштырганнар.
Кара диңгезнең су асты музеенда – 8-10 метр тирәнлектә урнашкан һәйкәлне инструктор җитәкчелегендә төшеп карарга була. Скульптура янында “Свободу Кокорину и Мамаеву!” дигән табличка беркеткәннәр. Сынны урындагы скульптор эшләгән, ә су астына төшереп урнаштыру өчен махсус операция оештырганнар, диләр.
13 июньдә Мәскәү шәһәр суды Кокоринны – ел ярымга, Мамаевны бер ел да биш айга ирекләреннән мәхрүм итте.
Шунысы гаҗәп – хәзер бездә “йолдыз чире”ннән башлары әйләнгән сугыш чукмарларына һәйкәл куя башладылармы ни?