Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2019, 12:33

Кабергә төшергәндә мәет “терелгән”

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында урнашкан Лакхнау шәһәрендә җирләү вакытында мәрхүм ир мәете кинәт кенә хәрәкәтләнә башлаган.

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында урнашкан Лакхнау шәһәрендә җирләү вакытында мәрхүм ир мәете кинәт кенә хәрәкәтләнә башлаган. NDTV мәгълүмат порталында хәбәр итүләренчә, дәваханәдә аны үлгән дип тапканнар.
20 яшьлек Мөхәммәд Фуркананы 21 июнь көнне юл һәлакәтеннән соң шәхси клиникага алып килгәннәр. 24 июнь көнне табиблар аны үле дип таныган һәм туганнарына мәетен тапшырган. Ачы кайгыга баткан гаилә җирләү эшләренә әзерләнә башлаган.
Мәетне кабергә төшерер алдыннан, Фуркананың туганнары аның гәүдәсе селкенүен сизеп калган. Ирне тиз арада икенче дәваханәгә илткәннәр, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Табиблар сүзләре буенча, ул авыр хәлдә, әмма аның баш мие исән. “Аның пульсы, артериаль басымы бар, рефлекслары эшли”, - дип билгеләгән табиб.
Фуркананың абыйсы Мөхәммәд Ирфан энесен дәвалауга шәхси клиникага 700 рупий түләвен сөйләгән. “Әмма акча беткәч, табиблар аның үлүен хәбәр итте”, - ди ул.
Шәһәрнең баш табибы Нарендра Агарвал бу хәлне җентекле тикшерәчәкләрен вәгъдә итте.
Читайте нас: