Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2019, 14:08

Кәлтә ашап үлгән

Узган елның 1 декабрендә 3 бала атасы 34 яшьлек Дэвид Доуэлл Раштуага багышланган кичәгә бара. Икенче көнне ул үзен начар хис итә, ләкин халәтен махмырга сылтый.

Австралиянең Брисбен шәһәрендә бер ир тере кәлтә ашаган да 10 көннән соң үлгән. Бу хакта җирле Brisbane Times интернет-гәзите хәбәр итә.
Интернет-басма мәгълүматлары буенча, узган елның 1 декабрендә 3 бала атасы 34 яшьлек Дэвид Доуэлл Раштуага багышланган кичәгә бара. Икенче көнне ул үзен начар хис итә, ләкин халәтен махмырга сылтый. Хәле яхшырмагач, гаиләсе аңа ашыгыч ярдәм чакырта.
Туганнары үгетләүләре буенча, Доуэллны дәваханәгә салалар, 4 декабрьдә аның канында сальмонелла бактериясен табалар. Пациентның хәле көннән-көн начарлана: бәвеле “карая”, үпкәләренә су җыела. “Ул гел саташып ятты”, - дип сөйли аның апасы Ханна.
Табиблар Доуэллны ясалма комага кертә. Дэвидка диагноз куйганнан соң бер атна үткәч, ул операция вакытында үлә. Гаилә әгъзалары фикеренчә, Доуэллның органнары авыруны җиңә алмый, һәм ул эчтән “чери”.
Туганнары Дэвидны бәйрәм өстәленә әзерләнгән тавык итеннән зарарланган дип фаразлый. Ләкин соңрак Дэвидның дусты аның кәлтә ашавын хәтерли.
Тол калган хатыны табибларга бу хәлне сөйләгәч, алар чыннан да Дэвидның зарарлану сәбәбе кәлтә булуы мөмкин икәнне әйтә.
Читайте нас: