Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2019, 11:09

Айгөл кияүгә чыга!

Яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллинның шәхси тормышында үзгәрешләр кайчан башланыр, бу сорау күпләрне кытыклап тора инде.

Яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллинның шәхси тормышында үзгәрешләр кайчан башланыр, бу сорау күпләрне кытыклап тора инде. Нишләп бу сәләтле вә чибәр егет һаман өйләнми йөри икән? Күпме туташлар аны уйлап саргая? Сансыз күп. Әмма Ришат үзе турында гына уйлый торган егет түгел шул. Ул акыллы һәм хәстәрлекле абый кеше буларак, башта сеңелесе турында уйлаган. Мәгълүмат чыганаклары Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыга дип хәбәр салды. Айгөл абыйсының ярдәмчесе, биюче Илгиз Бәдретдиновка кияүгә чыга. Бу безнең өчен дә шатлыклы вакыйга.
Ике гашыйк яшь йөрәкнең никахы 28 июнь көнне Болгарның Ак мәчетендә узган. Айгөлебез үзенең бик бәхетле булуын яшерми. Шулай булмый соң, яшьлек ярың белән кавышып, парлы тормыш сукмагына төшү һәр туташның хыялы бит.
Ак юллар сезгә, Айгөл, Илгиз!
Читайте нас: