Владимир Путинның термостаканы Кытайның Таоbao онлайн-платформасында иң зур сорау булган товарга әйләнгән.
Йөзләгән интернет-кибетләр шундый термостаканны сатуга тәкъдим итә хәзер. Аны “югары класслы”, “сәламәтлек өчен файдалы” дип рекламалыйлар. Термокружкага Русия гербы сурәтләнгән.
“Путинның термостаканының тулы копиясе сатуга чыгарыла. Ул ике атнадан китереп җиткереләчәк”, дип белдерә интернет-кибетләр. Бер интернет-кибетнең вәкиле мондый термостаканга йөздән артык заказ бирелүен әйткән. “Дустың өчен дә менә дигән бүләк булачак”, – ди вәкил.
Япониядә G20 илләре лидерларын кабул итү чарасында Владимир Путин үзенең шәхси кружкасыннан эчте. Ил башлыгы төрле чараларда еш кына шуны файдалана. Кайсыбер басма матбугат чаралары моңа ныклап игътибар иткән. Ә Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков: “Ил башлыгы һәрвакыт шул кружкадан эчә, сәер, моны әле генә күргәннәр”, – дигән.