Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 июль 2019, 13:43

Бер күзле дуңгыз баласы туган

Индонезиядә бер күзле дуңгыз баласы туган.

Индонезиянең Төньяк Сулавеси провинциясендә бер күзле дуңгыз баласы туган.
Бу мескен һәм куркыныч кыяфәтле хайван баласын видеога төшереп, Newsflare порталына куйганнар.
Гадәти булмаган дуңгыз баласы шимбә көнне Новил исемле фермер хуҗалыгында туган. Ана дуңгыз 13 бала китергән, 12се төгәл, ә менә 13енчесенә Ходай бер күз генә биргән һәм аның борыны да мөгез кебек уралып тора. Фермер үзе бу кечкенә җан иясе терелеп китәр дип ышана.
Читайте нас: