Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июль 2019, 17:19

Төрмәдә 20 килога ябыккан

Мария Бутина Америка төрмәсендә 20 килограммга ябыккан.

Барнаулда туып-үскән русияле Мария Бутина Америка төрмәсендә 20 килограммга ябыккан. Әлеге вакытта буе 170 см.лы кызның тән авырлыгы 40 кг тәшкил итә. Аны 2018 елда, “чит ил агентлары белән законсыз эшләүдә” гаепләп, 18 айга төрмәгә яптылар.
Мариянең әтисе әйтүенчә, режим рөхсәт иткән вакытта кызы спорт белән шөгыльләнә, күптән түгел ул хөкем вакыты үткәргән хатын-кызларга математика, инглиз теле, җәмгыять фәне буенча дәресләр үткәрә башлаган.
Мария Бутина үзенә тагылган гаепне танырга мәҗбүр булды һәм шуңа аны 18 айга төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Әгәр танымаган булса, озынрак срокка утыртырлар иде.
Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе Леонид Слуцкий июнь азагында Бутина белән телефоннан сөйләште һәм аның хөкем вакытын кыскартыр өчен бөтен хокукый инструментларны кулланырга чакырды. Бутинаны 25 октябрьдә иреккә чыгарырга мөмкиннәр.
Читайте нас: