Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июль 2019, 14:14

Керфекләре коелып беткән

Саксыз ябыштырылган ясалма керфекләр белән бергә хатынның үзенең керфек бөртекләре дә коелып беткән.

Кайсы гүзәл зат кына озын куе керфекләр турында хыялланмый икән?! Тик табигать барысына да андый бүләк өләшми. Бу гүзәллектән мәхрүм калганнар исә табигатьнең хатасын төзәтергә тырышып, матурлык салоннарына юллана. Әмма Австралиянең Перте шәһәрендә матурлык салоны тоткан Эмма Даньялның интернетта урнаштырган фотоларын күргәч, күпләр бу адымнан тыелып калыр, мөгаен.
Аның матурлык салонына ясалма керфек үстерү процедурасының нәтиҗәләрен төзәтүне сорап, бер ханым мөрәҗәгать иткән. Әмма, кызганычка каршы, төзәтер әйбер калмаган. Саксыз ябыштырылган ясалма керфекләр белән үзенең керфек бөртекләре дә коелып беткән. Ул гына түгел, күз кабаклары шешенеп, кызарып чыккан. Аңа хәзер матурлык салонында түгел, табибларда дәваланырга туры киләчәк.
“Ясалма керфек үстерү – катлаулы процедура, аны еш эшләргә ярамый. Эшләгән очракта да яхшы салонга, яхшы белгечкә мөрәҗәгать итүеңә инанырга кирәк”, – ди Эмма ханым.
Читайте нас: