Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июль 2019, 14:04

Иреңнән тузан суырттыртма, гаиләң таркалыр...

Судта хатын ул каһәрле көндә иренә “тузан суырт әле” дип записка гына язып калдыруын әйтә.

Бөекбританиядә яшәүче Майкл Сандерс бервакыт эш урынына кәефсез килә. Хезмәттәшләре сораштыра башлагач, ир хатыны Валери тузан суыртырга куша, дип зарлана. Хезмәттәшләре 58 яшьлек хатын көчләүгә һәм мәҗбүриләүгә хирыс дип санап, полициягә гариза язган. Полиция офицерлары Сандерслар йортына килеп, Валерины кулга ала һәм 17 сәгать камерада тота. Судта хатын ул каһәрле көндә иренә “тузан суырт әле” дип записка гына язып калдыруын әйтә. Моның нинди нәтиҗәләргә китерәсен кайдан белсен инде ул... Тикшерү вакытында гаилә тормышының бик күп нечкәлекләре ачыклана. Майкл хатынын аңа караганда этләрне ныграк ярата дип гаепли, Валери иренең спорт залында вакыт күп уздыруыннан риза түгел. Нәтиҗәдә, хатын өстеннән гаеп төшерелгән. Әмма ул аерылышуга гариза язган. Килеп туган хәл Валериның хисләрен чәлпәрәмә китергән, ди.
Читайте нас: