Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 июль 2019, 21:45

Дубай әмиренең хатыны кая качкан?

Хая ханымның үз тормышыннан канәгать булмавы электән сизелгән.

Дубай әмире Мөхәммәт бин Рәшитнең хатыны Хая ханым, 40 млн. доллар акча алып, ирен ташлап качкан дип хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә ул Лондонда яшеренгән дип хәбәр итә The Daily Beast нәшрияты. Үзе белән 39 млн. доллар (40 млн. ук булмаган дигән төзәтмә кертелгән) һәм 7, 11 яшьлек ике баласын да алган. Иреннән аерылышуга ризалык сорый.
Башта ул, Германиягә килеп, үзен яшерүләрен үтенгән. Ләкин бу хәл ике ил арасындагы дуслыкның бозылуы белән янагач, аңа монда ярдәм итүдән баш тартканнар, дип яза Daily Mail. Гарәп гәзит-журналларында исә, Хаяга китәргә Германия дипломаты булышкан дип тә язалар. Ул аның дусты була һәм элекке француз шпионы имеш.
Бүгенге көндә Мөхәммәт бин Рәшиткә 68 яшь. Аның 20дән артык баласы бар. Хая ханыма 45 яшь – ул шәехнең алтынчы, иң кече хатыны. Хая – Иордания короле мәрхүм Хөсәеннең кызы, әлеге вакытта анда корольлек башлыгының бертуган сеңлесе. Ул бик акыллы һәм укымышлы – Оксфорд университетын тәмамлаган.
Хая ханымның үз тормышыннан канәгать булмавы электән сизелгән. Ләкин ни сәбәпле икәнен берсе дә белми, чөнки шәех йортыннан гайбәт бик таралмый. Шунысы билгеле: аның халык арасында 20нче майдан бирле күренгәне булмаган. Социаль челтәрләренә февраль аеннан бирле кермәгән. Хая атлар яраткан, атлар чабышы белән мавыккан, ләкин Аскотта узган мондый зур чарада да ул күренмәгән. Элек ире белән гел килгән булган.
Шәехнең гаилә ыгы-зыгысын тикшерүче экспертлар күп, әлбәттә. Һәркем үз фикерен җиткерә. “Әгәр хатынын чынлап та кайтартырга уйласа, юлын табар иде, Һәрхәлдә, Ангела Меркельның телефонына шалтыратып, Германия икътисадын үстерүгә үз өлешен кертәчәген ышандырса, Меркель аны җир астыннан да табып бирер иде. Күрәсең, шәех аерылышу өчен үзе шундый “спектакль” оештырган. Менә сиңа 39 млн. доллар, кая телисең, шунда китеп урнаш, дигәндер. Юкса, шәех гаиләсе сакчылары чыгып качарга юл куймас иде”, – диләр.
Шәехне хатыны ташлап китүе, әлбәттә, аның абруена тап төшерәчәк. Ләкин, тормыш шундый ыгы-зыгылы, дөньяда хәлләр үзгәреп тора, яңадан-яңа хәл-вакыйгалар туып тора, бу хәл дә онытылачак, дип яза Стратегик тикшерүләр буенча Русия институтының Якын Көнчыгыш һәм Урта Көнчыгыш үзәге җитәкчесе Владимир Фитин.
The Daily Beast нәшрияты шәех хатынын кире кайтарырга тырышмас һәм аерылышуга ризалыгын бирер дип язган.
Ә сез ничек уйлыйсыз: Хая ханым ни өчен иреннән аерылырга булган? Һәм ике баласы белән ул яңадан гаиләсенә кайтырмы?
Читайте нас: