Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 июль 2019, 16:41

Иң дәртлесе кемнәр?

Иң дәртле милләтне билгеләү буенча тавыш бирүләр нәтиҗәсен игълан ителде.

Туристлар өчен дөнья буйлап аналатик мәгълүматлар җыючы Big Seven Travel порталы иң дәртле милләтне билгеләү буенча тавыш бирүләр нәтиҗәсен игълан итте.
“Ярышны” оештыручылар әйтүенчә, алар сайтлардан файдаланучы 1,5 млн. кеше арасында шундый сораштыру үткәргән. Җенси дәртлелекне билгеләүнең параметрлары күрсәтелмәгән – кем нәрсәгә өстенлек бирә, шулай үз ихтиярыннан чыгып җавап биргән.
Нәтиҗәләр буенча дөньяда иң сексуаль милләт дип украиннарны атаганнар. Беренче унлыкта: даниялеләр, филиппиннар, бразилиялеләр, австралиялеләр, көньяк африкалылар, итальяннар, әрмәннәр, инглизләр, канадалылар.
Урысларга 33 урын гына калган. “Без моңа Путинны гаепле саныйбыз”, - дип шаярталар әлеге порталда.
Читайте нас: