Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 июль 2019, 15:16

Хатыны ташлап качкан...

Дубай әмире Мөхәммәт бин Рәшитнең хатыны Хая ханым, 40 млн доллар акча алып, ирен ташлап качкан.

Дубай әмире Мөхәммәт бин Рәшитнең хатыны Хая ханым, 40 млн доллар акча алып, ирен ташлап качкан. Бу турыда The Sun яза.
Бу хәл февраль аенда ук булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Хая ханым 11 яшьлек улы һәм 7 яшьлек кызы белән Германиядә качып ята. Ул бирегә килү белән аерылышуга гариза биргән һәм Германиядән сыену урыны сораган.
Әлеге басма фаразлавы буенча, Германия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында мөнәсәбәтләр нәкъ менә Мөхәммәт бин Рәшитнең хатыны качканннан соң үзгәргән. Имеш, Дубай әмире Берлиннан аның гаиләсен кире кайтаруны таләп иткән, әмма Германия аларны бирмәгән.
Читайте нас: