Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 июль 2019, 17:51

Диверсантларны тиз тотканнар

Артык мәдәни булулары башларына җиткән.

Бөек Ватан сугышы елларында Германия хөкүмәте Ленинградка төркем-төркем диверсантлар ыргытып торган. Аларны иң заманча техника белән коралландырганнар. Аларны җирле халык кебек киендергәннәр, парольләр, конспиратив фатирлар әзерләгәннәр.
Беркем бәйләнмәслек итеп әзерлек үткән шпионнарны безнең солдатлар тиз танып алырга өйрәнгәннәр. Ничек? Сере гади!
Немецлар “культурный” халык булу сәбәпле, шпионнарның документларын ялтырап торган беркеткеч белән беркеткәннәр. Ә безнең халыкта ул вакытта скрепка тутык тимердән генә булган. Менә шулай, алман җитәкчелеге ялтыр беркеткечләр белән хәтсез адәмнәренең башына җиткән.
Читайте нас: