Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2019, 15:50

Тарзанкада атынып, кулын өздергән

Күлдә коенырга ярамый дигән тыю билгесе булуга карамастан, яшьләр тарзанкаларда атына башлый.

Германиянең Падерборн шәһәрендә Британия солдаты бәхетсез очракка тарыган.
Берничә көн элек берничә солдат күлгә су коенырга бара. Күл буенда үсеп утырган агачта 8-10 метр биеклектән берничә тарзанка – суга сикерү өчен җайлаштырылган бау асылынып торган.
Күлдә коенырга ярамый дигән тыю билгесе булуга карамастан, яшьләр тарзанкаларда атына башлый. 24 яшьлек хәрби егетнең суга сикерергә чираты җиткәч, кулы бауда чәбәләнеп кала. Кызганычка каршы, суга сикергәндә егетнең кулын бау кисеп өлгерә.
Хезмәттәшләре аның артыннан суга сикерәләр һәм аны судан тартып чагаралар. Ашыгыч ярдәм чакыртып каза күрүчене вертолетта дәваханәгә озаталалар. Табиблар аның гомеренә куркыныч янамый дип белдерә. Водолазлар өзелгән кулны тапкан, мәгәр аны ялгый алырлармы – бу турыда хәбәр ителми.
Читайте нас: