Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2019, 15:31

Әнисе ташлаган сабыйны эт үлемнән коткарган

“Ни булды инде, ни таптың?” – дип барган эт хуҗасы дертләп китә. Куак төбендә тере төргәк ята...

Санкт-Петербургта бер эт яңа туган сабыйны үлемнән коткарып калган.
Ике кило авырлыктагы бу сабый инде шәһәр дәваханәсендә күзәтү астында. Ул сәламәт, яхшы ашый, йоклаганда хәтта елмая да. Тик аның исеме, фамилиясе, кем баласы булуы билгесез.
Сабыйны Мачо кушаматлы эт куаклар арасыннан табып ала. Джек-рассел токымлы бу эт паркта йөргәндә хуҗасын кешеләр сирәк йөргән шул куаклык ягына үҗәтләнеп сөйри башлый. “Ни булды инде, ни таптың?” – дип барган эт хуҗасы дертләп китә. Куак төбендә тере төргәк ята...
Табылган кыз баланы сак кына хәвефсез урынга күчерәләр. Нәкъ шул вакытта паркта Росгвардия хезмәткәрләре патрульдә йөргән була. Алар ашыгыч ярдәм машинасын чакырта.
Читайте нас: