Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2019, 11:57

Бари Алибасов һәм "На-На" төркеменең пиар-директоры Вадим Горжанкин сенсацияле белдерү ясады

"Вакыйга әле тәмамланмады. Бу шоуның ахыры дәвам итә", - дип белдерә Алибасовның вәкиле.

Бари Алибасов һәм "На-На" төркеменең пиар-директоры Вадим Горжанкин сенсацияле белдерү ясады. Баксаң, продюсерның "Крот" эчеп агулану тарихы башыннан ахырына кадәр ялган булган.
Продюсер вәкиле сүзләре буенча, Алибасовның хастаханәдә ятуы - җентекләп уйланылган һәм акрынлап тормышка ашырылган шоу. Торба чистарту өчен тәгаенләнгән сыекча эчеп агулану вакыйгасы популярлыкны саклау ниятеннән уйлап чыгарылган.
Горжанкин бу спектакль белән хәтта горурлана да. "Бу вакыйга - шәхси тормыштагы күңелсез вакыйгаларны да файдага кулланып булганлыгын күрсәтә. Шул рәвешле әлеге "озакка сузылган сериал" туды да инде. Әйткәндәй, вакыйга әле тәмамланмады. Бу шоуның ахыры дәвам итә", - дип белдерә Алибасовның вәкиле.
Бари Алибасовның агуланып дәваханәгә эләгү тарихы нибары уйдырма икәнлеген күп Русия йолдызлары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аңлаган. Һәм продюсерның бу адымын ямьсез күренеш дип бәяләгән.
Менә шулай, дуслар. Гәрчә Русия шоу-бизнесы яңалыклары белән кызыксынмасам да, Алибасовның агулану тарихына ышанган идем... Бигрәк беркатлымын икән. Эх...
Читайте нас: