Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 июнь 2019, 12:52

Туй көнендә кәләш үзенә үзе кул сала

Төнлә сәгать берләр тирәсендә кияү белән кәләш үз бүлмәләренә кергән арада эләгешеп китәләр.

Бу аяныч хәл 22 июнь көнне Белоруссиянең Слуцк шәһәрендә була. 37 яшьлек хатын, үзеннән ун яшькә кечерәк сөйгәне белән өйләнешеп, гөрләтеп туй үткәрә. Бу аның дүртенче тапкыр кияүгә чыгуы һәм элекке өч иреннән дүрт баласы үсеп килүе билгеле.
Туй көнне яшәгән өйләренә якыннары, туган-тумачалары җыела. Табында, гадәттәгечә, яшь парларга изге теләкләр теләп, тостлар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.
Төнлә сәгать берләр тирәсендә кияү белән кәләш үз бүлмәләренә кергән арада эләгешеп китәләр. Кызмача баштан хатын зур тавыш чыгара. Кунаклар һава суларга дип берничә минутка тышка чыгарга булалар. Тәрәзәдә ут сүнгәнен күргәч, алар сәерсенеп калалар. Керсәләр – кәләшнең үсмер малае әнисенең үле гәүдәсен табуы турында ачы хәбәрен әйтә.
Хатынның ни сәбәпле мондый адымга баруы билгесез, записка да калдырмый. Кызганычка каршы, мондый үкенечле адымга баруның күп очрагында исерткеч эчемлекләр гаепле була шул. Җавапны әллә кайдан эзлисе юк.
Читайте нас: