Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 июнь 2019, 12:06

Балдаклы балык бәласе

Балык койрыгына бәйләнгән балдак бәла китерер дип кем белгән.

Балык койрыгына бәйләнгән балдак бәла китерер дип кем белгән.
Әйе, Мичиган күлендә балык тотучы балыкчылар сәер хәлгә тап булган. Капитан Джим Неллиган дуслары белән күлдән балдаклы балык тартып чыгарган.
Салават күпере кебек төрле төсләрдә ялтырап торган керкә балыгының койрыгына алмаз ташлы көмеш туй балдагы кидерелгән була. Бу яңалык яшен тизлегендә тирә-якка тарала. Журналистлар тиз арада моның серен дә белеп өлгерә.
Ул да булса, Джейсон Роуз исемле капитан май башларында ук койрыгына балдагын тагып бу балыкны суга җибәргән булган. Үзенең үткәне белән шулай саубуллашкан ул. Ир кеше ун елга якын гаиләле булып яшәгән. Әмма бәхетле булмаган. Хатыны аның балыкчы булып эшләвен яратмаган. Шул нигездә өйдә еш кына тавыш-гауга чыккан. Рәсми рәвештә аерылырга хәл иткәч, Джейсон хатынына үч итеп, балдагын балык койрыгына бәйләп җибәргән.
Капитан балдакны бәла китерә дип әйткән. Аннан котылгач, тормышым җайланды дигән.
Чынлап та, балыкны тотуга балыкчыларда да проблемалар башланган – мотор да “кәҗәли” башлаган, идарә итү дә авырлашкан.
Читайте нас: