Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 июнь 2019, 18:03

Самолетта онытып калдырганнар

Ханым иллюминатор аша SOS билгеләре бирә башлаган, әмма аны беркем дә күрмәгән, ишетмәгән...

Air Canada самолетларының берсендә йоклаган пассажирканы онытып калдырганнар.
Ханым уянып китсә, самолетта караңгы, салкын... Шуның өстәвенә телефонының зарядкасы да беткән... Ул иллюминатор аша SOS билгеләре бирә башлаган, әмма аны беркем дә күрмәгән, ишетмәгән...
Люкны ачу да җиңеллек биремәгән: ханым самолеттан җиргә кадәр сикерергә базнат итмәгән.
Аны самолет яныннан үтеп баручы бер хезмәткәр генә күреп коткарган.
Тиффани әйтүенчә, хәзер ул төнлә юньләп йоклый алмый, гел үзен караңгы урында бикләнеп калган кебек хис итә икән.
Читайте нас: