Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 июнь 2019, 16:54

Үләргә ярамый – зират юк!

Яңа зират булдырылгач кына үләргә яраячак, дип белдергән мэр. Әмма ике кеше барыбер аның рөхсәтен көтеп тормый җан тәслим кылган...

Европа илләренең кайбер шәһәрләрендә вакытлыча яки даими нигездә гражданнарга әлеге торак пунктында үләргә рөхсәт итмәүче законнар эшли.
Мәсәлән, 2012 елда Италия коммунасы Фальчано-дель-Массико мэры әлеге җирлек мәйданында үлүне тыйган. Мондый сәер тыюны урындагы зиратның тулуы һәм анда бер генә мәрхүмгә дә урын калмавы белән аңлатканнар. Коммуна башлыгы Фальчано-дель-Массикода яңа зират булдырылгач кына үләргә яраячак, дип белдергән. Әмма ике кеше барыбер аның рөхсәтен көтеп тормый җан тәслим кылган...
Француз шәһәре Бордода да моңа охшаш тыю булган. Сәбәбе шул ук: зиратта урын беткән. Ә зират мәйданын киңәйтергә суд нишләптер рөхсәт бирмәгән. Шуңа күрә мэр шәһәр эчендә зиратта алдан урын алып куйган яки броньле кешеләр генә үлә ала, дип белдергән.
Испания шәһәре Ланхаронда да зиратта урын беткәч, кешеләр тыныч кына ятып үлү бәхетеннән мәхрүм ителә. Мэр, хакимият җирләү өчен яңа мәйдан бүлгәнче, халыкка үзенең сәламәтлеген кайгыртырга боерган.
Болар барысы да – вакытлыча кабул ителгән законнар. Ә менә Норвегиядә әлеге закон даими нигездә эшләүче шәһәр дә бар. Лонгйир – дөньядагы иң төньякта урнашкан торак пункты. Меңгә якын халык яшәгән шәһәр эчендә үлүне тыючы закон 1950 елдан үз көченә кергән. Әмма монда сәбәп күпкә җитдирәк. Биредә җирләнгән мәетләр таркалмый, ә нибары туңа икән. Әмма туңса да, алар тереләр өчен куркыныч инфекция чыганагы булып кала. Шуңа күрә карт һәм авыру кешеләрне алдан ук башка җиргә озатырга тырышалар.
Читайте нас: