Томск өлкәсенең Северск шәһәре гимназиясе укучысы Александр Путин Бердәм дәүләт имтиханнарында 300 балл җыйган. Ул рус теле, математика һәм физика буенча имтихан тапшырган һәм һәр предметтан 100әр балл алган. Бу – иң зур нәтиҗә.
Мәктәп директоры Ирина Мирошникова әйтүенчә, Русия президенты белән бер фамилияле Александрны сыйныфташлары еш кына шаярта торган булганнар. Әмма Александр – бик җитди егет. Ул мәктәптә яхшы укыган. Егет киләчәген космик өлкә белән бәйләмәкче. Шуңа ул Мәскәүнең физик-техник институтына укырга керергә хыяллана.