Исегезгә төшерәбез, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов олы кызлары Эллариның җырга-моңга сәләтен Мәскәүдә үткән зур юбилей концертына әзерлек барганда гына чынлап торып бәяли. Моңа кадәр кызларының җырлавына бик җитди карамаган әти-әнисе инглиз телендәге җырны матур итеп башкаруын ишеткәч, үзләре дә кызларының талантына инана. Әлбәттә, интернетта җырчыларның иҗатын күзәтеп баручы тамашачылар фикеренә дә колак салып, алар Элларига Кремль сәхнәсендә чыгыш ясарга фатихаларын бирәләр дип яза
matbugat.ru