Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 июнь 2019, 17:32

Президент үзенең улын губернатор итеп тәгаенләгән

Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бердымөхәммәтов үзенең Сердар исемле улын илнең иң зур провинцияләренең берсе булган Ахал вәлиятенә губернатор итеп тәгаенләгән.

Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бердымөхәммәтов үзенең Сердар исемле улын илнең иң зур провинцияләренең берсе булган Ахал вәлиятенә губернатор итеп тәгаенләгән.
37 яшьлек Сердар Бердымөхәммәтов моңа кадәр чит ил эшләре министры урынбасары һәм парламент депутаты булып эшләп өлгергән. Бүген илдә аны атасының варисы булыр дип фаразлыйлар. Үзәк матбугат белдерүенчә, рәсми хәбәрләрдә Сердарны халык улы дип йөртәләр, ә әтисе белән бергә халык арасына чыкканда буыннар алмашы символы дип атыйлар икән. Сердар әтисе белән бергә берничә дәүләт сәфәрендә катнашкан һәм сөйләшүләр алып барган.
Читайте нас: