Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 июнь 2019, 15:07

Бәрәңге үстерә беләсезме?

5-6 төптән 11 килограмм бәрәңгене кем дә җыеп алыр, ә менә бер бәрәңгене шул зурлыкта үстерә аласызмы?

Җәй берәүләр өчен диңгез буенда кызынып яту булса, икенчеләр өчен бил турайтмый бакчада эшләү. Уңыш булсын дип, амбар-келәтләр тулсын дип...
5-6 төптән 11 килограмм бәрәңгене кем дә җыеп алыр, ә менә бер бәрәңгене шул зурлыкта үстерә аласызмы?
Ә бит бар шундый кешеләр. Мәсәлән, фермер Кхалил Семхат үз бакчасында 11,2 килограммлы бәрәңге үстергән. Ә Джон Эванс фермасында 34 килограмм авырлыктагы кәбестә үстергән. АКШ фермеры 8 килограмм авырлыктагы кишер үстерә алган.
Дөньяда иң зур кабак АКШта үскән, аның авырлыгы - 766 килограмм.
Ә иң озын кыярны Әлфу Собба үстергән, аның озынлыгы 90 сантиметрга җиткән.
Читайте нас: