Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 июнь 2019, 17:35

Туганда баш мие булмаган

Ной тугач, аның баш мие нибары 2 процент күләмдә икәнлеге билгеле була.

2012 елда Роб һәм Шелли Уолл гаиләсендә Ной исемле малай туа. Шеллига табиблар йөклелек вакытында ук туачак баласының үсешендә зур тайпылышлар булачагын әйтә. Әмма Уоллар йөклелекне сакларга дигән карарга килә. Ной тугач, аның баш мие нибары 2% күләмдә икәнлеге билгеле була. Табиблар аның гомере интегүле һәм кыска булачагын фаразлый. Әмма дөньяда могҗизалар булып кына тора бит!
Тормышы тоташ катлаулы процедуралардан торса да, Ной акрынлап үсешә башлаган. Җитмәсә, аның баш мие дә үсә. Белгечләр фикеренчә, бүген малайның баш мие 80% тәшкил итә. Билдән түбән Ной тулысынча хәрәкәтсез, әмма шуңа карамастан, ул яшьтәшләреннән әллә ни калышмый.
Читайте нас: