Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 июнь 2019, 15:27

Алла Пугачёва каберен хәстәрли башлаган

Примадонна моның өчен Кузьминское зиратында участок та алган.

Примадонна моның өчен Кузьминское зиратында участок та алган. Үзенең мәңгелек йортын ул абыйсы кабере янәшәсендә булуын теләгән.
Пугачёва үзенең булачак каберен җиһазландыру өчен белгечләр яллаган да инде. Биредә гаилә гербы сурәтләнгән склеп төзү күз уңында тотыла.
Әйткәндәй, бер Пугачёва гына зираттагы урынын хәстәрләми икән. Башка билгеле кешеләрне дә бу мәсьәлә борчыган. Мәсәлән, 90 елларда киң таралган Шура да зиратта үзенә урын сайлаган. Ул үзенә ике ишекле гробка заказ ясаган. Ә инде аның каберен әлеге көндә Шураның өендә торган тимердән коелган кровать өлешләре уратып алачак.
Иосиф Кобзон аңа яман шеш диагнозы куелгач та Востряковское зиратыннан әнисе кабере янында урын алып куйган булган.
Читайте нас: