Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 июнь 2019, 18:05

Уенчык машинада исерек килеш

АКШның Көньяк Каролина шәһәрендә яшәүчеләр юлда сәер хәлгә тап булалар һәм кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәләр.

АКШның Көньяк Каролина шәһәрендә яшәүчеләр юлда сәер хәлгә тап булалар һәм кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәләр. Тиешле урынга килеп җиткән тәртип сакчылары да аптырап кала: ни көләргә, ни еларга белмиләр, дигәндәй. Чөнки алар 25 яшьлек Механ Холманның уенчык машинада юлдан китеп баруын күрә. Ачыклануынча, кыз исерек була. Әмма уенчык машина транспорт чарасы дип саналмаганлыктан, бу очракта штраф каралмаган. Әмма шулай да кызны штрафка тарттыралар - җәмәгатьчелек урынында исерек килеш йөргәне өчен.
Читайте нас: