Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 июнь 2019, 16:15

Дөньяда халык саны 11 миллиардка җитәчәк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2100 елга кадәр исәпләнгән демографик докладын яңгыратты.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2100 елга кадәр исәпләнгән демографик докладын яңгыратты. Мәгълүматларга ярашлы, XXI гасыр ахырына җир йөзендәге халык саны 11 миллиардка җитәчәк. Бер үк вакытта халкы кимегән илләр саны да арта. Яңа мәгълүматларга ярашлы, 2027 елга Һиндстанның, халык саны буенча Кытайны узып китеп, беренче урынга чыгуы ихтимал. Фаразларга ярашлы, 59 елдан соң Русиядә яшәүчеләр саны 100 миллионга кадәр кимиячәк. Экспертларның пессимистик варианты буенча, безнең илдәге бүгенге 145 миллион кеше урынына 2078 елда 99,7 миллион кеше яшиячәк. Оптимистик фаразлар исә киресен дәлилли: Русиядә бу вакытка халык саны 160 миллионга кадәр җитәчәк. Экспертлар алтын урталыкка да игътибар иткән: 2078 елда Русиядә 127,5 миллион кеше яшиячәк дип фаразлана. Экспертлар шулай ук илләрдәге хатын-кызлар һәм ир-егетләр саны арасындагы аермалыкны тикшергәннәр. Докладка ярашлы, Русиядә ир-егетләр белән хатын-кызлар саны арасындагы аерма дөньяда иң түбәннәренең берсеннән санала – 100 хатын-кызга 86,4 ир-егет туры килә. Хәер, докладта моннан да зуррак аерма булган тагын берничә ил атала: Украина, Литва, Латвия, Гонконг, Непалда нәфис затлар көчле затларга караганда шактый күбрәк икән. Экспертлар бу күрсәткеч киләчәктә бик сүлпән үсәчәк дип саный: тәңгәллек 2040 елга – 87,1 булса, 2060 елга 90,2 булачак дип атала.
Читайте нас: